Хөрмәтле Нурзидә ханым!

Сез 25 елдан артык Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ана телен һәм әдәбиятен укыткан, Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган мөгаллимә. Укучыларыгызны татар теле, үз милләте белән горурланырга өйрәттегез, татар халкына карата хөрмәт хисләре тәрбияләдегез. Сезнең укучылар өлкә күләмендә һәм Татарстанда узган татар теле буенча олимпиадаларда даими җиңү яулап тордылар. Бу җиңүләр – сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе.


Сезгә аяз күк йөзе,шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер,чиксез шатлыклар телибез.
Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз.


Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә
Тыныч булсын һәрчак күңелең,
Бәрәкәтле, матур тормыш сезгә
Кояшларга тиңе гомернең


Иң изге теләкләр белән “Яктылык” мәктәбе коллективы